Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Юбилярлар киштәсе

Юбилярлар киштәсе
Яңа елның беренче көннәреннән Акбаш авылы китапханәсендә ел тематикасына, юбиляр язучылар иҗатына багышланган китап һәм мәгълүмати күргәзмәләр эшли башлады. «Хәтер исән чакта сез дә исән» исемле китап күргәзмәсе гыйнвар ае юбилярларына атап эшләнде. Халкыбыз тууына 140 еллыгын билгеләп үтүче Фатих Әмирхан, 125 яшьлек Һади Такташ һәм Гомер Бәширов, зур юбилеен көткән Габдулла Тукай һәм герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатларын тәкъдим итә китапханәче. 65 яшьлек күркәм бәйрәмнәре булган Фәрит Яхин, драматург Мансур Гыйләҗев иҗатларына да игътибар ителгән. Америка язучысы Джек Лондонны кабат укырга чакырабыз (аңа 150 яшь тулган булыр иде).
Китапханәгә рәхим итегез, хөрмәтле китап сөючеләр!