Татарстан буйлап сәяхәт
5 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлап, Акбаш авылы китапхәсендә балалар өчен танып белү сәгате үтте. Китапханәче кызыклы мәгълүмат алмашу, белгәннәрне ныгыту эшен «Мавыктыргыч Татарстан» китабы һәм «Салават күпере» журналы материалларына нигезләнеп оештырды. Республиканың символикасы, танылган шәхесләре, зур шәһәрләре, мул сулы елгалары, спорт үсешенә бәйле уңышлар, туристик сәяхәт маршрутлары турында мавыктыргыч мәгълүмат белән танышкач, балалар белемнәрен кроссворд тутырып, текстны тулыландыру биремнәрен үтәп ныгыттылар. Күргәзмәдәге әдәбият аша тагын да күбрәк белем алу мөмкинлеген күрделәр.