Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Музейлар төне. Шигъри слэм

Ел саен үтүче Бөтенрәсәй «Музейлар төне» акциясе башкалабыз Казан шәһәренең дистәләгән мәдәни учреждениеләрендә 17 май кичендә башланды. Татар китабы йортында яшь шагыйрьләр катнашында «Шигъри слэм» оештырылды. Тамашачылар шагыйрьләрне тыңлап кына калмыйча, жюри әгъзасы да була алдылар. Слэмда катнашучы 10 конкурсант арасында Акбаш авылы китапханәсенең актив, иҗади укучысы Камаев Ринат үз иҗатын тәкъдим итеп, җиңүчеләр арасында урын алды. Әлеге уңышы белән аны ихластан котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез!