«Яңа татар пьесасы» проекты
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры «Яңа татар пьесасы» – 2025 яшь драматурглар лабораториясе игълан итте. Әлеге Лаборатория яшь талантлы авторларны ачыклау, аларны драматургия осталыгы нигезләренә өйрәтү һәм татар пьесалары банкын тулыландыру максаты белән үткәрелә.
Акбаш авылы китапханәсенең актив укучысы Ринат Камаев үзен драматургия өлкәсендә сынап карарга теләген белдереп, проектка үзенең гаризасын тапшырды. Сайлап алу турын уңышлы үткән егет бүген «Иҗади уку» семинарларында белем ала. Абруйлы театр һәм драматургия белгечләре 30 июньгә кадәр яшьләрне пьеса язу серләренә төшендерәчәк.