Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Шигъри тәлгәшләр

Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган бик кадерле кыйммәт, мирас ул - әдәби хәзинә. Шушы хәзинәне халкыбызга бүләк иткән шагыйрьләребез бик күп. Алар тылсымлы, серле дөньябызны күңелләре белән тоеп, илһамлы каләмнәре аша шигъри юлларга сала. Шигырь юлларында яшеренгән көч ташка тисә, ташны эретерлек, йөрәкләргә ялкын салып, күңелләрне актарырлык илаһи көчкә ия.
21 март - шигърият көнендә, Акбаш авылы китапханәсендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле әдәби сәгать үтте.  Китап укучылар белән  танылган шагыйрьләрне искә алдык, хәтердә сакланган шигьри юлларны сөйләдек. Бергәләп шигырь юлларында төшеп калган сүзләрне таптык, авторларны ачыкларга тырыштык. Кунаклар үзләре шигырь язып карадылар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән Клара Булатова, Нәфисә Сабирҗанова , Шәүкәт Галиев, Нур Әхмәдиев шигырьләрен укыдык.