Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Муса Җәлил безнең күңелләрдә

14 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында татар халкының сөекле улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган китапханә дәресе үтте. Китапханәче балаларга шагыйрьнең кечкенә чагы, әти-әнисе, беренче шигырьләре, сугыш чорындагы тормышы турында сөйләде. Газета битләреннән аның туган авылы, гаиләсе, дуслары, яшьлек еллары турында фотосурәтләрне карадылар. Укучылар балалар өчен язылган шигырьләрен укып, яттан сөйләп күрсәттеләр.