Компьютер спортты
11–18 февраль атнасы Россиядә хәвефсез Интернет атналыгы буларак үтәчәк. Бөтен дөнья пәрәвезчелтәрен зыян күрмичә генә файдалану мөмкинлекләре, куркынычсызлык кагыйдәләре хакында бик күп чараларда катнашып булачак.
Акбаш авылы китапханәсенә килгән мәктәп укучылары белән 11 февральдә киберспорт темасы буенча мәгьлүмат уртаклаштык.
Киберспорт төшенчәсе кыска гына вакыт аралыгында миллионлаган фанатлар яулады. Киберспорт — ул компьютер артына утырып күңел ачу гына түгел, ә махсус күнекмәләр һәм фикер сөрешен таләп иткән спорт төре. Барысы да чын профессиональ спорттагы кебек: тренировкалар, команда, турнирлар, җиңү һәм җиңелүләр — тик виртуаль дөньяда.
Укучыларга китапхәнәче ярышларның ничек үтүе, уенчыларга куелган таләпләр, бу төр ярышларда кемнәр катнаша алуы турында сөйләде. Казан шәһәрендәге инженерлык лицее укытучысы һәм аның укучылары турындагы язма белән таныштырды.