Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Сез безгә кирәк әле, сез безгә терәк әле

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, ди халык. Әгәр яшьләр өлкәннәргә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач үзләре дә шуңдый ук ихтирам, игътибар алыр.
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан, китапханәдә өлкәннәр белән гәмьле әңгәмә кордык. Республикада яшәүчеләрнең уртача гомер  озынлыгы, озак яшәүчеләр саны турында мәгълүмат бирде китапханәче.  Өлкән кеше булуның өстенлекләре, яшь булып калуның серләре турында фикер алышып, төрле биремнәр үтәдек. Әңгәмәдә Тимержан Идрисов, Шәүкәт  Галиев, Нурия Вәлиәхмәтова шигырьләрен тәкъдим иттек.