Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Корней Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт

30 мартта Акбаш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен, Балалар китабы атналыгы кысаларында, Корней Чуковский иҗатына багышланган сәяхәт-дәрес оештырылды. Бергәләп әкиятченең тормыш юлын искә төшергәч, әкиятләре буенча “Тиз җавап бир” сорау-җавап уены уйнап алдык. Аннары Чуковскийның тормышы һәм иҗаты буенча интерактив уенда катнаштык. Әлеге уен балаларга тагын да күбрәк мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Карточкалар буенча оештырылган биремнәрдә балалар Чуковскийның әкиятләре белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын тикшерделәр. Чара дәвамында җыелган жетоннары  балаларга “К. Чуковский. Тормышы һәм иҗат юлы”медале, “К.Чуковский әкиятләрен яхшы белүче” грамотасы, “Балалар китабы атналыгының актив катнашучысы” дипломнарын алырга булышты.