Чын китап — кешенең яшәве турында
3 март Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан, Акбаш авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен язучы, драматург Әхәт Гаффар иҗатына күзәтү ясалды. Чараны китапханәче бүгенге бәйрәмнең асылын ачыклаучы мәгълүмат биреп башлады. Бу көнне аерым уңышларга ирешкән язучыларны хөрмәтләү чаралары уза, ярдәмгә мохтаҗ каләм ияләренә теләктәшлек күрсәтелә. Татар PEN -клубының беренче президенты Туфан Миңнуллин булса, хәзерге көндә оешманы Рәзил Вәлиев җитәкли, башкаручы директор — Әхәт Мушинский булуын белдек.
Китапханәче, кунакларның әдәбият өлкәсендә белемнәрен тикшерү өчен, тест биремнәре дә тәкъдим итте.
Китапханәдә «Чын китап — кешенең яшәве турында» исемле китап күргәзмәсе ясалды. Анда Әхәт Гаффар әсәрләреннән торган китапларга аерым урын бирдек. Чарада катнашучыларга язучы турында мәгълүмат бирдек, әсәрләреннән кыска өзекләр укып үттек.