Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Дус — күршеләр

26 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә, Мәдәни мирас елы уңаеннан, чуваш халкы мәдәни тормышына багышланган танып белү сәгате үтте. Башлап, китапханәче Татарстан республикасында күпме әлеге милләт вәкилләре яшәвен, аларның дөньяга танылган шәхесләрен әйтеп үтте. Легендар Василий Чапаев, галим -химик Глеб Абакумов, танылган  офтальмолог Святослав Федоров, чуваш шигъриятенә нигез салучы Михаил Сеспель, танылган футболист Сергей Игнашевич, тагын  Станислав Садальский, Николай Мордвинов, Алексей Крылов, Николай Ашмарин кебек исемнәр яңгырады.

Әдәбият өлкәсенә аерым тукталып, «Чуваш җыры» исемле китаптан татар теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр укып үттек. 

Чуваш халкының милли бизәкләре, милли киемнәре турында «Сөембикә» журналында басылган материал белән танышып белдек. Бу халыкның милли ашларының үзенчәлекле исемнәре, аларны әзерләү рецептлары белән таныштык.

Халыкның рухи дөньясын ачкан дини,  милли бәйрәмнәргә дә тукталдык. Республикабызда мәдәни брендларның берсе булган Уяв бәйрәме күпләргә таныш. Чувашларның Акатуй һәм Кер сари исемле бәйрәмнәре татарларның сабантуй һәм  уңыш бәйрәме белән туры килә икән. Борынгыдан килгән Чимык — мәрхүмнәрне искә алучы дини йола булуын белдек.