Сталинград. Иделдә җиңү
2 нче февральдә Акбаш авылы китапханәсендә Сталинград сугышында җиңүне искә алдылар. Мәктәп укучыларына китапханәче Сергей Алексеевның “Сто рассказов о войне” китабыннан хикәяләр укытты (“Буль-буль”, “Титаев”, “Сталинградская оборона”).
Өлкән яшьтәге укучыларга әлеге сугышның масштаблары турындагы мәгълүматны җиткерде. 2019 елда район гәҗитендә басылып чыккан, Сталинград сугышында катнашкан якташларыбыз турындагы материалны тәкъдим итте. Өлкәннәр авылдаш ветераннар турындагы альбом материалларын да кызыксынып карадылар