Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Ленинград. Сугыш. Блокада

26 гыйнварда,  Акбаш авылы китапханәчесе, Акбаш башлангыч мәктәбенең 1,3 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре белән,  Хәрби Дан көне – Ленинград блокадасы өзелү  көненә багышланган чара үткәрде. Гражданлык хисләре тәрбияләүдә, илебезнең героик үткәне, халыкның батырлыгы, рухи ныклыгы турында  белемнәрне киңәйтүгә юнәлдедерелгән чараны укучыларның “блокада” төшенчәсен ничек аңлауларын ачыклаудан башладык. Балалар, кечкенә булуларына карамастан, темадан хәбәрдар булуларын күрсәттеләр. “Тормыш юлы”, Таня Савичеваның көндәлеге, 125 грамм икмәк кисәге турында фикерләрен әйттеләр. Китапханәче аларның белемнәрен тирәнәйтеп, яңа мәгълүмат җиткерде, аннары сугыш чорында ленинградлыларның тормышын чагылдырган видеосюжет карарга  тәкъдим итте. Балалар белән әлеге тарихи сәхифәгә багышланган, Черкашинның “Кукла” исемле хикәясен укыганны да искә төшердек.