Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Татарның 12 еллык календаре

15 декабрьдә Акбаш авылы китапханәсенә йөрүче башлангыч мәктәп укучылары өчен “Культура для школьников” проекты кысаларында “Татарның 12 еллык календаре”  исемле танып белү сәгате үтте. Китапханәче укучыларга төрле календарьлар (дини, бакчачы, славян, юлиан, григориан, көнчыгыш) турында мәгълүмат җиткерде.  Балаларга үзләренең туган еллары һәм туган көннәре буенча  нинди яшелчәгә яки җәнлеккә туры килүләрен белү аеруча кызыклы булды.

  Аннары бергәләп Көнчыгыш календаре барлыкка килү турындагы риваятьне кычкырып укыдык. Китапханәче балаларга татарларның да борынгыдан килгән җәнлек календаре табылуы турында сөйләде. Бергәләп чагыштыргач, аның Көнчыгыш календаре белән тәңгәл килүен күрделәр. Татарларның төрле елларга язылган фалнамәмәләре белән дә таныштылар. Аның буенча Үгез елы фалга туры килгәнме, Барыс (каплан) елы нинди булачак икәнен сөйләштеләр.

Укучылар өчен бу очрашу тәрбияви яктан да файдалы булды. Берәләп дуслыкның, бердәмлекнең макталуы, астыртын гамәлләрнең тәэсире гомер буена озата бару турында фикерне ныгыттык.