Күңел ачу паркы
15 сентябрьдә, Акбаш авылының “Гаилә” паркында, башлангыч мәктәп укучылары белән ял сәгате үтте. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, ял иттеләр. Китапханәче аларга күңел күтәрүгә, сәламәтлекне ныгытуга, үз көчеңә, мөмкинлекләреңә ышаныч уятырга юнәлдерелгән “Балык тоту”, “Чабабыз! Атабыз! Үгезләр!”, “Лимбо”, “Шаян туп” кебек хәрәкәтле уеннар һәм “Мульти-пульти” исемле танып белү уены тәкъдим итте.