“Шигьри мизгелләр”
13-нче февраль көнне, Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Яссы-Тугай авыл китапханәсендә “Шигьри мизгелләр” клубына йөрүче китап укучылары белән шагыйрьнең тормыш юлы хәм иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Кичәдә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар. Викторина сорауларына да бик дөрес җаваплар бирделәр, шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Муса Җәлил - каһарман шагыйрь” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар