"Тукайны бергәләп укыйбыз"
Иске Уруссу авыл китапханәсе "Тукайны бергәләп укыйбыз" республикакүләм акциясенә кушыла.
Акция кысаларында 8 гыйнвар көнне китапханәдә " Без Тукайлы халык" дип исемләнгән әдәби утырыш узды. Катнашучылар язуның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, рәсемнәр буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче Йосыпова Г.А. Бөек шагырь Габдулла Тукайга багышлап ясалган китап кургәзмәсенә урнаштырылган китапларны укучыларга тәкъдим итте.