Синең батырлык гасылы буе онытылмас
15 февраля — Герой-шагырь Муса Җәлилне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата кысаларында Иске Уруссу авылы китапханәсендә кече яшьтәге укучылар белән язучыга багышлап, "Синең батырлык гасылы буе онытылмас" дип исемләнгән хәтер сәгать уздырылды. Чара барышында китапханәче балаларга шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы, тормәдә эшчәнлеге хакында, үлемсез әсәрләре турында бәян итте. Язучының шигырьләре туган илгә, туган җиргә, якыннарына мәхәббәт белән сугарылганына басым ясады. Аларның куп телләргә тәрҗемә ителүен, шагыйрь һәм аның көрәштәшләре хакында "77 адым" исемлә фильм төшерелүен әйтеп узды, геройның исемен мәнгеләштергән урыннар белән таныштырды. Сәгать ахрында балалар тарафыннан язучының шигырьләре укылды, "Муса Җәлилне беләсезме" дип исемләнгән виторина уздырылды. "Җыр булып яши күңелдә — Муса Җәлил" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.