Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

О библиотеке

Югары Налим авылы китапханәсе эшчәнлеге

Югары Налим авылында китапханә эше 1952 нче елда оештырыла. Маһруй апа Талипова утыз елдан артык гомерен китапханә һәм халыкны агарту эшенә багышлый. 1965- 1966 елларда китапханә өчен махсус бина төзелә. 1987 елдан китапханә үзенең эшен заманча җиткерелгән мәдәният йорты бинасында дәвам итә. 2008 елның август- сентябрендә оптимизация кысаларында китапханә мәдәният йортының ремонт ясалган алгы ягына күчте,2012 елның көзендә пластик тәрәзәләр куелды. Китапханәнең гомуми мәйданы : 52 кв. м. Фонд 13 меңгә якын китапка ия. 25 төрдә газета – журнал килә Китап укучылар интернетка тоташтырылган компьютердан, МФУ дан файдалана алалар. Китапханәнең 335 укучысы бар, шуларның78 е мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучылары. Авылда төп милләт татарлар һәм керәшен татарлары. Китапханәдә эш еллык планга нигезләнеп оештырыла. Эшне нәтиҗәлерәк итү, укучыларның уку активлыгын күтәрү, мәгълүматка булган һәм рухи- мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм китапханәгә күбрәк укучылар тарту өчен кызыклы кичәләр, очрашулар, викториналар, китап һәм кул эшләре күргәзмәләре, иҗади бәйгеләр, рәсем конкурслары, көнүзәк әһәмиятле мәсьәләләр һәм кызыклы әсәрләр буенча фикер алышулар, бәйрәм кичәләре һәм балалар иртәләре оештырыла. Әңгәмәләр, информация көннәре үткәрелә. Авыл халкы өчен авыл бәйрәмнәре: Сабантуй, гаилә бәйрәмнәре, Җиңү бәйрәме, Өлкәннәр көне һ.б. авыл җирлеге, мәдәният йорты, мәктәп белән бергәләп оештырыла. Хатын- кызлар өчен берничә ел “Ахирәт” клубы уңышлы эшләп килә. Балалар бакчасында күчмә китапханә оештырылган. Балаларны кечкенәдән китапханәгә тарту , әдәбият белән кызыксынуны үстерү максатыннан “Иң күп китап укучы”, “Китаплы җәй” бәйгеләре оештырыла. Китапханә укучылары белән Республика күләмендә оештырылган иҗади бәйгеләрдә бик актив катнаша һәм горурланырлык нәтиҗәләребез бар. “Батырлык урыны – Әфганстан” һәм “Минем әти Ватан яклаучы” сочинениеләр бәйгесендә хәрби комиссариат дипломнарына лаек булсак, “Татарстан- тату гаилә” бәйгесендә беренче, Бөек Җиңүгә багышланган рәсем бәйгесендә 3нче урынны яуладык. “Новые приключения Колобка” әкиятенә иллюстрацияләр конкурсында да да уңышларга ирештек. “Җирдә тынычлык хакына” дип аталган шигырь укучылар бәйгесендә яңадан беренчелекне алдык. Китапханә 2013 елда “Татарстанның авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә” бәйгесендә җиңеп 100 мең Грант отты. Китапханәче : Султанова Т. Р. 1964 елда туган, югары белемле, 1989 елдан Ю. Налим китапханәсендә эшли.