Центральная библиотека

Иҗатка илткән юллар

Баулы китапханәсендә Әлмәт язучылары белән очрашу узды. «Иҗатка илткән юллар» дип исемләнгән кичәдә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, язучылар Илүсә Нәбиуллина, Миңзифа Әхмәтшина катнашты.

Алар әдәбиятка ни рәвешле килүләре, беренче әсәрләренең ничек язылуы, хәзер иҗатка нәрсәләр этәрүе, булышуы турында сөйләделәр. Чыгышлар Әлмәт шагыйрьләре сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук баулылар Равил Сабыр пьесалары буенча Әлмәт театрында куелган «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле һәм «Йорт» иммерсив-променадыннан өзекләр карадылар.

Кичәдә Баулыда эшләп килә торган «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Алсу Васикова-Сафина, Кәшифә Әхмәдиева һәм Сәгыйть Әхмәтҗановлар үз шигырьләрен укыдылар. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлеге җитәкчесе Римма Яруллина Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» китабын анализлап чыгыш ясады һәм чарада катнашучыларны һичшиксез бу романны укып чыгарга өндәде.

Кичә ахырында автограф-сессия узды: Илүсә Нәбиуллинаның «Буй-буй тормыш», Миңзифа Әхмәтшинаның «Шәүлегән» китапларын авторларның багышлау-теләкләре һәм имзалары белән сатып алырга була иде. Шулай ук Равил Сабыр Баулы Үзәк китапханәсенә үзенең балалар өчен язылган «Ак әби» һәм рус телендә басылган «Нельзя отключать солнце» китапларын, «Татнефть»нең «Рухият» нәшрияты тарафыннан чыгарылган сирәк һәм кыйммәтле басмаларын бүләк итте.

Моңардан тыш Әлмәт язучылары Баулыда Фәнис Яруллин һәм аның хәләл җефете Нурсөя ханымга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм Кызылъяр авылындагы шагыйрьнең музеенда булып андагы экспонатлар һәм күргәзмә белән таныштылар.