Центральная библиотека

“Тукай эзләреннән!” интеллектуаль квест

2006 елдан Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевның карары нигезендә 26-нче апрель Республикада туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан, 24-нче апрель көнне Баулы Үзәк китапханәсендә 4-нче санлы гимназия һәм  "Баулы аграр көллияте" укучылары өчен   Габдулла Тукайга багышланган “Тукай эзләреннән!” исемле интеллектуаль квест узды.

Уенда катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чарада “Пар ат”, “Исемдә калганнар”, “Бер татар шагыйренең сүзләре” һәм башка әсәрләреннән өзекләр укылды, “Тукай Казанда” видеофильмы күрсәтелде.