Центральная библиотека

“Җаным хыялларда”

16 апрель көнне Баулы Үзәк китапханәсендә якташыбыз Зөләйха Минһаҗеваның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Җаным хыялларда” исемле “Илһам” берләшмәсенең чираттагы утырышы узды.

Зөләйха Минһаҗева Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 2013 елдан Россия  театр әһелләре берлеге әгъзасы, В. Шекспир исемендәге халыкара әдәби премиясе, «Россиянең алтын каләме» әдәби премиясе лауреаты. Чарада  Зөләйха Минһаҗеваның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды. Апасы Зөбәйдә ханым хатирәләр белән бүлеште. Кичәдә шагыйрә сүзләренә язылган җырлар яңгырады, спектакльдән, “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясе тарафыннан төшерелгән интервьюдан өзекләр күрсәтелде, илһамчылар башкаруында шигырьләре яңгырады. Кичә җылы һәм рәхәт дулкында үтте.