Центральная библиотека

Каюм Насыйри – татар мәдәниятенең якты йолдызы

14 нче февраль көнне Баулы Үзәк китапханәсендә татар мәгърифәтчелек фикеренең иң күренекле вәкилләренең берсе, энциклопедик белемле галим, язучы, гуманист Каюм  Насыйри тууына 200 ел уңаеннан “Илһам” берләшмәсенең чираттагы утырышы узды.

Чарада катнашучылар бөек галимнең тормышы һәм казанышлары турында мәгълүмат белән, мәгарифкә һәм мәдәнияткә керткән өлеше белән таныштылар.   

  Баулы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Яруллина  К.Насыйри туган җирен торгызу фонды X республикакүләм бәйгедә катнашуы, К.Насыйриның туган ягында булган кичерешләре белән уртаклашты.

К.Насыриның тормышын чагылдырган «ЖЗЛ. Каюм Насыри», «Виртуаль музей. Казан шәһәре» видеофильнары  кичәне тагын да тулыландырды.