Центральная библиотека

Мин тормышка гашыйк = Я влюблен в жизнь

10 февраля состоялся митинг, посвященный Дню рождения народного поэта, лауреата Государственной премии РТ имени Г.Тукая Фаниса Яруллина.

10-нчы февраль көнне Баулы үзәк китапханәсе якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм тормыш иптәше Нурсөя ханымга куелган һәйкәл янында язучыны хөрмәтләп искә алу чарасы оештырды. Чарада  3-нче мәктәп укучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре һәм әдипнең иҗатын сөючеләр катнашты.  

    Фанис Яруллин музее җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина, шәһәребезнең мактаулы гражданины Мөхтәр Афзалов, шагыйрьнең туганы Нәдия Нурлыбаян кызы  аның тормыш юлын, истәлекләрен барладылар. 

3-нче санлы мәктәп китапханәчесе Флера Әглиулла җитәкчелегендә укучылар, үзәк китапханәдә ошкан “Илһам” иҗат сөючеләр клубыннан Кәшифә Әхмәдиева, Фикия Садыкова, шагыйрьнең авылдашы Тәгзимә Насыбуллина Фәнис Ярулинның шигырьләрен яңгыраттылар.

   Чара Ф.Яруллин һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.