Менә ичмасам бүләк!
Якташ язучы, публицист Зәрия Хәбипова үзәкләштерелгән китапханәләр системасына яңа гына басылып чыккан “Туган авылым Исергәп” дип аталган сигез китабын тапшырды. Әлеге затлы итеп итеп эшләнгән басмада авыл тарихы, аның күп кенә кешеләре, кызыклы вакыйгалар, бик күп фотосурәтләр һәм башкалар урын алган. Китап тирән мәгънәле, мавыктыргыч, гади тел белән язылган.
Китаплар районның татар авыллары китапханәләренә таратылачак. Кызыксынучылар аны Баулы шәһәре үзәк китапханәсеннән дә алып укый алачак.