Центральная библиотека

Татарча диктант яздык

Бүген “татар телен беләм” дип санаган һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге тудырылды. Баулы китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте.

Татарча диктант туган телебезгә хөрмәт белдерү, татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә.

Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә Баулы ханымнары да кушылды. Ни кызганыч, диктант язып карарга теләүче ир-егетләр табылмады.

Акциядә катнашучыларны ишек төбендә үк милли көйләр, Татарстан байрагы төсендәге тасмалар белән каршы алдык.

Диктант тексты язучы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан алынды. Күпләргә акция мәктәп елларын искә төшерде. Диктант нәтиҗәләре киләсе атнада diktant.tatar сайтында урнаштырылачак