Центральная библиотека

“Туган якның җәүһәрләре”

9 нчы октябрь  көнне Үзәк китапханәдә “Илһам” берләшмәсенең “Туган якның җәүһәрләре” дип исемләнгән чираттагы утырышы узды. Чара Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист Зөфәр абый Абдуллин һәм  журналист- тәрҗемәче, рәссам, шагыйрь Сәгадәт абый Әхмәтшиннарның якты истәлегенә багышланды.

Кичәдә Зөфәр абыйның кызы Абдуллина Фәридә һәм Сәгадәт Әхмәтшинның тормыш иптәше Дамия ханым катнашты.Баулы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының директор урынбасары Зиярова Фәридә Әмир кызы  чакырылган кунакларга рәхмәт сүзе белдерде.“Мин сугышчы, нинди юллар үттем. Талчыксам да туктап калмадым”, “Еракларда калды ул чаклар... Дөрләп янган төнге учаклар...”, “Иҗат эше минем тормышымның гүзәл бер мизгеле” исемле презентацияләр һәм истәлекләр чагылдырган архивлардан видеороликларга күзәтү ясалды.Ләйсәнә Хөсәенова башкаруында Зөфәр Абдуллин, Сәгадәт Әхмәтшиннарның шигырьләре яңгырады.Чарада туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Кадрия ханым Гимазова, Дания ханым Хисамова, Әнисә апа Биктимирова, Фикия апа Садыкова якты хатирәләре белән бүлеште.