Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

"Бүген әниләр бәйрәме Бүген җирдә тантана" әдәби-музыкаль кичә

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне.

 6-нчы март көнне Ташлы авыл китапханәсе клуб  белән берлектә "Бүген әниләр бәйрәме Бүген җирдә тантана" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Чарада әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар күңелле уеннар белән үрелеп барды. Катнашучылар "Ана назы җирдә мәңгелек" дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар.