Ватанны саклаучыларга дан!
17-нче февраль көнне Ташлы авылы китапханәсе клуб белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватанны саклаучыларга дан!" дип исемләнгән матур кичә үткәрделәр.
Чара котлау сүзләре белән башлады. Махсус хәрби операциядәге егетләребезнең әти-әниләренә аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре яңгырады.
Кичәне дәртле, матур җырлары белән М. Җәлил исемендәге Мәдәният йорты артистлары һәм Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге автоклуб төркеме бизәде.
Китапханәдә "Хәтер вакыттан көчлерәк" дип аталган китап күргәзмәсе эшләде.
17 февраля Ташлинская сельская библиотека совместно с клубом провели праздничную программу, посвящённую Дню защитника Отечества.