Мин язларга тиңлим сине, әнкәй...
27-нче ноябрь көнне, Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә, Әниләр көненә багышланган "Мин язларга тиңлим сине, әнкәй..." дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр.
27 ноября Ташлинская сельская библиотека совместно с клубом провели вечер отдыха, посвящённый Дню матери.
Бәйрәм ветераннар оешмасы җитәкчесе Зәлия Хәбированың котлау сүзләре, изге теләкләре белән башланып китте, әниләргә багышланган шигырьләр, Зәйтүн Муллаянов башкаруындагы моңлы җырларга үрелеп барды. Китапханә "Әни назы җирдә мәңгелек" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.