Сабан туена бүләкләр
Сабан туена сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабан туе батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән. Сабан туеның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән.
1-нче июнь көнне Ташлы авылында шул күркәм йоланы яңартып, сабан туена бүләкләр җыйдык! Бу көнне урамнарда бию көе, татар җырлары яңгырап торды, милли киемнән кызлар һәм егетләр җигелгән атка утырып Сабантуйга бүләк җыйдык.
Авылдашлар, зур рәхмәт сезгә!
Ташлы авыл халкы исеменнән Александровка мәктәбе, балалар бакчасы, китапханәсе хезмәткәрләренә, авыл җирлеге башлыгы Ю. А. Павловка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.