Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

Бәйрәм белән, әнием!

23-нче ноябрь көнне Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Бәйрәм белән, әнием!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде.

23 ноября Ташлинская сельская библиотека совместно с клубом провели праздничный вечер "Бәйрәм белән, әнием!", посвященный Дню матери.

Әни! Һәркем өчен иң изге зат, тормышыбызның яме, иң газиз, иң якын кешебез. Ничә генә яшьтә булсак та, төпле киңәш сорап, әниләр янына киләбез, чөнки аларның һәрчак безне аңлап, ярдәм итәчәген беләбез.

Хөрмәтле әниләр! Бүген сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр сыман.

Күп бала тапкан һәм тәрбиягә алган балаларны үстереп, аларга ана назын биргән ханымнар, сугыш елларында газиз ул һәм кызларын яу кырына озаткан, сугыштан соңгы авыр елларда тормыш йөген үз иңнәрендә күтәргән һәм бүген Илебезгә куркыныч янаган көннәрдә балаларын Ватанны сакларга озаткан аналар! Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм сезнең чиксез сабырлыгыгызга, батырлыгыгызга сокланабыз.

Бәйрәм белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә учагы җылысын, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын куанычлы гомер кичерүегезне телибез! 

Чарада әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, җылы истәлекләрдән күңелләр тулды. Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәгән, хәтта махсус хәрби операциядә катнашкан газизләреннән видеокотлаулар - иң зур бүләк булды әниләр өчен.

Прозвучали песни и стихотворения в честь мам, но, видеопоздравления от их детей, проживающих в разных уголках нашей страны, находящихся в зоне СВО, безусловно стали наилучшим подарком для матерей.