Икмәк-тормыш нигезе
16-нчы октябрь көнне Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Икмәк-тормыш нигезе" дип исемләнгән уңыш бәйрәме үткәрделәр.
Чара А.Атнабаевның "Кара икмәк" шигыре белән башланды, икмәк турында шигырьләр, әйтемнәр, мәкальләрне искә төшердек, өлкәннәр сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар турында истәлекләре белән уртаклаштылар.