Без көчле, бердәм халык
4-нче ноябрь көнне Салих авыл китапханәсе халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Без көчле, бердәм халык” дигән әңгәмә уздырды.
Бу көн ни өчен бәйрәм ителгәне, илләр дус, тату булганда гына җиһанда тынычлык хаким итүен, аңлатылды. “Без көчле, бердәм халык” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Безнең районда татарлар, руслар, керәшеннәр, әрмәннәр үзара дус-тату яши. Төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен чагылдырган рәсемнәр аша аларны таныту булды. Балалар рәсемнәр ясадылар.