Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Китап укыйбызмы?

Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Китап уку — иң яхшы белем алу. Һәр кешенең үзенә ошаган бер китабы була. Бу кеше, китапта язылганнарны һәрвакыт искә төшереп, авырлыкларны җиңә. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку.

22-нче март көнне Салих авыл китапханәсендә ”Китап укыйбызмы?“ дип аталган библиографик күзәтү үткәрелде.