Өйнең нуры гөлләрдә
9-нче апрель көнне Салих авыл китапханәчесе Рәмзия ханым белән индивидуаль мәгълүмат сәгать үткәрелде. Бик күп гөл үстерү буенча файдалы киңәшләре белән уртаклашты.
Гөлләргә күмелеп утырган тәрәзәләргә кемнәр генә карап сокланмый! Һәр авылда бар шундый матур тәрәзәләр. Алардан җылылык, ниндидер илаһи нур бөркелә. Гөлләр шаулап чәчәк атсын дисәң, шактый зур тырышлык, бай тәҗрибә, беренче чиратта, күңел җылысы кирәк!
Гөл үстерү белән яратып шөгыльләнүче Рәмзия Вәлитова “гөлләр бит яхшы кәеф өсти” - ди. Тәрәз төпләребездә гөлләр балкып үссен, күңелләргә ямь, матурлык өстәп торсын!