Кырык бишнең якты таңында, кояш җиңү булып балкыган
7-нче май көнне Салих авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ”Кырык бишнең якты таңында, кояш җиңү булып балкыган” дип аталган тантаналы митинг узды. 80 яшьтән өлкәнрәк әбиләрне һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен бәйрәм кунаклары итеп чакырылды.
Чарага килүчеләрне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән район җитәкчелеге исеменнән Баулы районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рида Адамова тәбрик иткән. Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин да котлау сүзе белән чыгыш ясаган һәм Санафраз Насыйбуллина белән Рәкыя Ибраһимовага Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләк һәм котлау открыткасы тапшырган. Авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова бәйрәмгә килүчеләргә чәчәкләр бүләк итте.
Мәктәб укучылары монтаж күрсәттеләр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, обелискка венок һәм чәчәкләр куйылды.
Очрашу чәй табыны артында дәвам иткән, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын бәлеш белән сыйлагадык.