Сабантуй
8-нче июнь көнне Салих авылында Сабан туе уздырылды. Бәйрәм программасына ,традицион уеннардан тыш,яңа бәйгеләр дә кертелде. Мәсәлән “яшь кызлар, яшь киленнәр” уены беркемне дә битараф калдырмады.
-Катнашучылар алъяпкычлар,һәм яүлыклар бәйләп ,табагач белән табаны тотып,табага йомырка салып йөгерделәр. Бик матур ярыш булды. Авыш колгага менү ярышы да үзенчәлекле узды. Колга башына тере әтәч түгел,ә таштан ясалган зур әтәч куйдык. Бар кеше дә шуңа кызыгып ,алырга тырышты.