Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Җәйге ялым китап белән!

2-нче июль көнне Салих авыл китапханәдә “Җәйге ялым китап белән!" дип аталган чара үтте.

Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак.  Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта - аларны тотып карыйсы, укып карыйсы килә. Балалар яңа китаплар белән таныштылар.Өстәл уеннарында  уйнадылар Китапханәче яшь китап укучыларга китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр! - диде.