Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Коймак бәйрәме

5-нче март нинди бәйрәм икәнлеген карасак, халыкара коймаклар көне икән бит, дуслар! Ә бу коймак пешереп якыннарыңны сыйлау өчен менә дигән сәбәп! Ә татарлар коймак көнен уздырып тормый. Аның каравы, коймакны бик яратып пешерәләр һәм  ашыйлар!  Шулай ук коймак кунак сые да булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан 1-нче март көнне Салих авыл китапханәсенә килгән китап укучыларын  китапханәче тәмле коймак белән каршы алды чәйләр  эчерде.