Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Муса Җәлил -халкым улы

15-нче февраль көнне Салих авы китапханәсе М.Җәлилнең  119 ел тууына  багышланган  шигърият кичәсе үткәрде.

Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шигырьләрен бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

Шулай ук «Бөек шагыйребезнең батырлыгы онытылмаячак!» күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде. Чара барышында  китап укучылар башкаруында герой-шагыйрьнең шигырьләре  яңгырады.