Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Туган як тарихы ниләр сөйли

 

8-нче февраль көнне Салих авыл китапханәдә “Туган як тарихы ниләр сөйли” дип аталган мәгълүмати танып белү сәгате үткәрелде.

Хәзерге вакытта Туган як тарихын өйрәнү һәр китапханәдә дә эшнең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Гадәттә моңа караган бурычлар - материал туплау һәм китап укучыларга , туган авылның тарихы, хәзерге хәле һәм киләчәге турында мәгълүмат бирү, аларга Туган якка карата кызыксыну уяту.