Китапның бәхете - укучы уйлап бетерә алган фантазиядә
5-нче февраль көнне Салих авылы китапханәсендә нәниләр экскурсиядә булдылар.
Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балаларны китапханә, китаплар, белән таныштырдык. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.