Яңа ел уенчыкларының тарихы
11-нче январь көнне Салих авыл китапханәсендә “Яңа ел уенчыкларының тарихы"- дип аталган тарих сәгате үткәрелде.
Чыршы уенчыгының тарихы 1513 елда немец галиме Мартин Лютердан башланган дип саныйлар. Бер кич бу абзый урамнан кайтып барганда йолдызлар тулы күк йөзен күреп ала, ул чыршы очларындагы якты утларга сокланып туя алмый. Өенә кайткач ул бер кечкенә чыршыны шәмнәр белән бизи һәм баш очына йолдыз куя. Аннары пыяладан кала уенчыкларны катыргы кәгазьдән дә ясаганнар. Шулай ук революциягә кадәр кәгазь битле курчакларга тукыма, бисер, мәрҗәннәрдән кием ясап чыршыга элгәннәр. Соңрак фарфор һәм мамык уенчылар барлыкка килгән.
Бүгенге көндә һәркем чыршы бизәү ысулын үзе сайлый.