Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Яңа ел бәйрәме

 

Яңа ел бәйрәмендә һәркем әкияткә ышана, үзенчәлекле, серле, шаккатыргыч һәм, һичшиксез, онытылмас атмосферага чума ала. Бу бәйрәм һәркем өчен мөһим. 

30-нче декабрь көнне  Салих авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә Яңа ел тамашасы узды.

Бәйрәмдә  Яңа ел җырлары, әйлән-бәйлән, бию, уеннар, конкурслар һәм сюрпризлар дөньясына чумдылар. Ә иң мөһиме-килгән кунаклар Кыш бабайдан бүләкләр алдылар, Бәйрәм елмаюлар,  һәм күтәренке кәеф белән тулы иде.