Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

“Әдәпле бала”

17-нче август көнне Салих авыл китапханәсендә “Әдәпле бала” дип аталган әхлак дәресе үткәрелде.

Балаларны әдәпле сөйләшергә, әти-әнине яратырга, төрле яшьтәге кешеләрне хөрмәт итү , сөйләм культурасы һәм тылсымлы сүзләр дөньясы белән таныштырдык. Үз-үзләренә һәм иптәшләренә карата мәрхәмәтле караш булу турында сөйләдек.