"Өлкәннәр көне"
2 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан, Салих авылының Нәҗметдин мәчетендә Коръән ашы үткәрелде. Авыл имамы Исмәгыйль хәзрәт Закиров Коръән укыды, вәгазьләр сөйләде.
Өлкәннәрне Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин, авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова котлады. Авыл фельдшеры Миләүшә Шәймәрданова сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән Рәкыя Ибраһимова, Гөлчәчәк Закирова һәм Сәгъдүнә Бәдриевага район үзәк хастаханәсе профсоюзы бүләкләрен тапшырды.
"Бәйрәм табынын әзерләргә “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Вахит Исламгалиев иганә ярдәме күрсәтте. Авыл халкы исеменнән аңа зур рәхмәт", – дип хәбәр итте.Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова.
Өлкәннәр үзләре дә күчтәнәчләр белән килделәр. Табынны клуб, китапханә хезмәткәрләре корды.
"Мул табын артында кунак булып кайттык. Хөрмәт итеп чакырган өчен зур рәхмәт. Өлкәннәр бик канәгать калдылар", – дип уртаклашты Ландыш Хәмидуллина.