Нәүрүз мөбарәк булсын!
21 март көнне Яңа Чүте китапханәсе мәктәп белән берлектә “Нәүрүз мөбарәк булсын!” дигән яз бәйрәмен үткәрде.
Элек-электән Нәүрүз бәйрәмен зурлап билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн.
Бүген бәйрәмгә килгән балалар, олылар һәм кунаклар Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштылар. Китапханәче яз турында табышмаклар әйтте, кызыклы сораулар бирде. Бәйрәм башында балалар яз турында матур шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар башкардылар. Аннары икекоманда арасында спорт ярышлары үтте. Бәйрәмнең азагында барлык кунаклар һәм балалар карга боткасыннан авыз иттеләр һәм беленнәр белән чәй эчтеләр.