Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

Әдәби-музыкаль кичә «Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа!»

6 март көнне, Яңа Чүте китапханәсе мәктәп белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә «Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа!» үткәрде. Бәйрәмгә укучыларның әниләре, әбиләре килде, мәктәптә эшләүче барлык хатын-кызлар чакырылды. Кичәдә матур җырлар, котлау сүзләре яңгырады. Укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, дәртле биюләр башкардылар. Кичәдә хатын-кызлар өчен сынаулар, төрле кызыклы конкурслар, бүләкләр әзерләнгән иде, барысы да бик теләп катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте.