Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

Сандугачтай моңлы Тукай теле

25-нче апрель көнне Яңа Чути авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Сандугачтай моңлы Тукай теле” дигән әдәби кичә үтте.

Китапханәче укучыларга аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.Балалар шагыйребезнең сәнгатьле итеп шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына, Тукай әсәрләре буенча шигъри табышмакларга җаваплар бирделәр. Тизәйткечләр, Туган тел турында мәкальләр әйтү, ребуслар чишү конкурсларында  катнаштылар. Китапханәдә "Тукай эзләре буйлап" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.